Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Ютазы муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Ютазы муниципаль районы башлыгы, Ютазы район Советы рәисе
Районның геральдикасы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Районның мактаулы гражданнары
Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы
Ютазы авылының 100 еллыгына багышлана
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Тематик бүлекләр
Район оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль контроль
Бюджеты куллану
Коррупцияга каршы көрәш
Комиссияләр
Рәсми мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Ютазы районына - 25 ел
Документлар
Статус документлары
Ютазы районы Советының карарлары
Муниципаль район Башлыгы карарлары, боерыклары
Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары
Татарстан Республикасы Конституциясе
Регистры НХА
Коррупциягә каршы экспертиза
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Халык мөрәҗәгатләрен күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Муниципаль hәм дәүләт хезмәтләр
Муниципаль районнар
Ютазы муниципаль районы
Бөек Ватан сугышы ветераны Мәгъдәнур Йосыпов: "Мине үлемнән Ходай Тәгалә 4 тапкыр саклап калды..."
2015 елның 3 августы, дүшәмбе
Бөек Ватан сугышы ветераны Мәгъдәнур Йосыпов: "Мине үлемнән Ходай Тәгалә 4 тапкыр саклап калды..." Бүген Кече Урыссу авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Мәгъдәнур Йосыпов үзенең матур юбилее - 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Мәгъдәнур абый янына ерак араларны якын итеп яраткан кызлары, кияүләре кайткан, районның социаль яклау бүлеге, җирлек хезмәткәрләре һәм район ветераннар советы килгән иде. Әле бүген дә яшәүдән тәм табып, үз акылында булган ветеран кунакларга түкми-чәчми сугыш еллары турында бәян итте. Гаиләдә иң олы бала булып, җиде бертуган булсалар да, кызганычка каршы бүген Мәгъдәнур абыйның иң кече энесе генә исән. Алар аның белән көн дә күрешеп, авыл яңалыклары турында белешеп торалар икән. Абыйлы-энеле Йосыповларның җомга намазыннан да калганнары юк. Кызганыч, гомер кемгәдер озын, ә кемгәдер кыска бирелә. Мәгъдәнур абыйның тормыш иптәше дә моннан 15 ел элек бакыйлыкка күчкән.
- Әмма мин күңелемне төшермим, - ди ул. - Биш кызым, кияләрем, егермедән артык онык һәм оныкчыкларым кайтсалар, өйдә басыр урын булмый, - дип сөенече белән уртаклашты юбиляр.
Кулы да бар эшкә ятып торган Мәгъдәнур ага үз вакытында тимерче булып эшләгән. - Авылның барлык кешеләренә әле чиләкләр, әле таслар ясап бирүче дә, сәгать сөт аерту аппаратларын төзәтүче дә безнең әтиебез иде, дип горурланып сөйли юбилярның кызлары. Ә алар аның бишәү.
Бу көнне аны матур юбилее белән социаль яклау бүлеге хезмәткәре Гөлнара Галиахметова, районның ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова, Ташкичү авылы җирлеге башлыгы Рамиль Вәлиев, җирле ветераннар советы рәисе тәбрик иттеләр, юбилярга иң изге теләкләрен һәм, әлбәттә, 100 яшькәчә җитеүен теләделәр. Мәгъдәнур ага моңа бик тә лаек булган кеше!
Лилия Гәрәева
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
апрель, 2026 ел
2026 елның 24 апрелендә Ютазы полиция бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Тоннель» рейды үткәрелде!
10-00 сәгатьтән 11-30 сәгатькә кадәр Урыссу бистәсенең Үзәк тыкрыгында Дәүләт автоинспекциясенең Ютазы бүлекчәсе хезмәткәрләре полиция бүлеге хезмәтләре белән берлектә «Тоннель» рейды үткәрде. Рейдның максаты – юл йөрү кагыйдәләрен тупас бозуларны ачыклау һәм булдырмау, транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә итүче яисә мондый хокуктан мәхрүм ителгән машина йөртүчеләрне ачыклау, җәяүлеләр кичүендә юл йөрү кагыйдәләрен үтәүне аерым контрольдә тоту, җәяүлеләр кичүендә каршы як юлга чыгу юлларын туктату, юл йөрү кагыйдәләрен бозучы автобусларны тикшерү пассажирлар йөртү.
Ютазы районыннан яшь талант бөтенроссия конкурсын яулады
Кече Урыссу мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Радель Зарипов илнең иң яхшы яшь язучылары исемлегенә керде - ул «Илһам» Бөтенроссия конкурсында җиңүче булды!
Ютазылылар Чернобыль геройлары алдында баш иде
Чернобыль атом электростанциясендә авария булганнан соң 40 ел узган.
Республика дәрәҗәсендә уңыш: Бәйрәкә мәктәбе укучысы - проектлар конкурсында җиңүче
Бәйрәкә урта мәктәбе укучысы Әмилә Шәрифуллина Парламент дәресе — 2026 кысаларында оештырылган республика индивидуаль проектлар конкурсында җиңү яулады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз