Кунак ашы кара-каршы

2015 елның 6 августы, пәнҗешәмбе

Кичә Ютазы муниципаль районының район мәдәият йорты артистлары Баулы районы Николашкино авылында концерт куйдылар. Әлеге очрашуның төп максаты  -  тәҗрибә уртаклашу булса, ут күршеләребез белән кунакка йөрешү инде традициягә әйләнеп китте.

Артистларыбыз бүләккә дип үзләренең иң матур, иң моңлы җырларын алып барган булсалар, “Ютазы йолдызлары” халык бию ансамбле йолдызчыклары иң дәртле биюләрен башкардылар. Шуны да әйтергә кирәк, Николашкино авылы халкы бик кунакчыл булып чыктылар. Алар сәхнәгә чыккан һәр номерны җылы алкышлар белән каршы алдылар, үзләре дә уртага чыгып биеделәр, кушылып җырладылар – рәхәтләнеп ял иттеләр.

Концерт азагында сәхнәгә күтәрелгән Ютазы районы мәдәният бүлеге начальнигы Алсу Хөсәенова, район мәдәният йорты директоры Нурания ?  авыл халкына рәхмәтләрен җиткерделәр, ә артистларга яңадан яңа уңышлар теләделәр. – Мондый очрашулар әле тагын кабатланып торсын, илләребез-көннәребез тыныч булсын һәм Николашкино авылы халкына киләсе очрашуларга кадәр дип  ютазылылар туган якларына кайтып киттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International