Ютазы авылы мәдәният йортының спортзалында душ кабиналарын урнаштыралар

2015 елның 11 августы, сишәмбе

Ютазы авыл җирлегендә бүген мәдәният йорты ремонты зур куәт белән бара.

Мәдәният учагының түбәсен өр-яңадан япкан подрядчылар хәзер спортзалны ремонтлауга керештеләр, дир хәбәр итте авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Сафиуллина. Биредә, асылда, канализация ясала, малайлар һәм кызлар өчен душ кабиналары урнаштырыла. Планда – фасад ремонты. Редакция белән элемтәгә чыккан Сафиуллина тагын бер күңелле хәбәр җиткерде – быел Ютазы авыл җирлеге республика күләмендә иң төзек авыл җирлеген ачыклаучы бәйгедә җиңү яулаган. Һәм отылган бер миллион сум акчага мәдәният йорты тәрәзәләре алмаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International