Шушы көннәрдә үзенең 90-яшьлек юбилеен Бәйрәкә авылында яшәүче Миңнесорур апа Садыкова билгеләп уза

2015 елның 12 августы, чәршәмбе
Шушы көннәрдә үзенең 90-яшьлек юбилеен Бәйрәкә авылында яшәүче Миңнесорур апа Садыкова билгеләп уза. Балачагы һәм яшь чаклар авыр елларга туры килсә дә, бүген дә яшәүдән тәм табып, балалар һәм оныкларның куанычына сөенеп яшәвен дәвам итә Акъәби. 
Тумышы белән шул авылдан булган Миңнесорур апа: "Әни мине яланда бодай урганда тапкан, әллә шуңа күрә гомерем озын булды", - дип сөйли юбиляр. Кечкенәдән эшкә өйрәтеп үстерделәр, җиде яшемдә мин инде йон җегерли идем. Шул эшне башкарып чыкмасам, урамга уйнарга чыгармйлар иде. Тырыша идек инде, акыллым, дип кечкенә чакларын да искә төшереп алды ул. Сугыш башлангач утын кисәргә җибәрделәр. Күрше Азнакай районының Таллы-Бүләк авылыннан алып Ташкичүгә кадәр урман кистек. Авылдан дүрт кыз бергә урман кисәргә баргач, Авангард колхозы нинди кызлар җибәргән, болар эшли алмаслар, - дип көлделәр башта бездән. Әмма эшне һәрвакыт җиренә җиткереп башкардык. Соңрак торф кисәргә киттем. Авыр еллар иде инде, акыллым, дип сүзен тәмамлады юбилярыбыз. 
Бүгенге көндә үзе генә торса да, социаль хезмәткәр һәрдаим яныма килеп тора, балаларым кайтып торалар. Минем байлыгым - 6 оныгым, 7 оныкчыгым, илләр-көннәр генә тыныч булсын, берүк дип сөенеп яшәвен дәвам итә Миңнесорур апа. Юбилей көнне дә аның янына йорт тутырып балалар, оныклар кайткан, туганнар килгән иде. Әлеге истәлекле көн уңаеннан аны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин да тәбрикләргә онытмаган. Районның ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова, социаль яклау бүлеге начальнигы Джанна Волкова да юбилярны гомер бәйрәме белән тәбрикләп, аңа озын гомер, тыныч картлык теләп район башлыгы Нуриев Рөстәм Мидхәт улы исеменнән туган көн күчтәнәчләре тапшырдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International