Урыссуда “Чын аваз территориясе” дип аталган дискотека үткәрделәр

2015 елның 18 августы, сишәмбе

Барлык буыннар өчен “Чын аваз территориясе” дип аталган дискотека күптән түгел ачык һавада узды.

Кичләрнең берсендә узган чорлар көйләре һәм заманча музыка район мәдәният йорты мәйданында яңгырап торды. Урыссулылар арасында узган гасырның 70-80 елларында бик популяр булган “Энергия” һәм “Восхождение” вокаль-инструменталь ансамбльләрендә катнашучылардан төзелгән “Верные друзья” вокаль-инстументаль ансамбле тыңлаучыларны яңадан чын профессиональ музыкасы белән җәлеп итеп, Бөек Ватан сугышында җиңүнең юбилей елы уңаеннан тарихның хәрби чорына багышланган җырларны башкарды. Чәчләренә чал төшкән музыкантлар башкаруында аларның  яшьлек елларындагы җырлар үткәннәр турында хатирәләрне яңартты. Дискотекада яшьләр өчен илебез һәм чит ил рок-группалары җырларын башкарган “Ортодоксия” ансамбле заманча стильдә чыгыш ясады. Дискотеканы оештыручылар анда катнашучыларның алда торган сайлаулар буенча белемнәрен тикшерергә мөмкинлек биргән викторина уздырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International