Район предприятие һәм учреждение җитәкчеләре 85 балага мәктәпкә җыенырга булышты

2015 елның 19 августы, чәршәмбе
Быел мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керүчеләр арасыннан 85 балага мәктәпкә җыенырга район хезмәтләре, предприятие һәм учреждение җитәкчеләре булышты. 
Татарстанда беренче елын гына эшләмәүче “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” республика акциясе балалары беренче сыйныфка баручы мохтаҗ  гаиләләргә булышу максатында хәйриячеләр игътибарын җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Урыссу бистәсенең балалар паркына булачак беренче сыйныф укучыларына букчалар тапшыру тантанасына җыелган җитәкчеләр, әти-әниәр һәм, әлбәттә, тантананың нәни хуҗаларын сәламләгән район башлыгы да моның шулай булуын билгеләп узды.

-Тормыш булгач, төрле вәзгыять туа. Кайбер гаиләләрдә ишле бала үсә, бер ялгызы бала тәрбияләүче әти һәм әниләрне дә хәзер еш очратырга була. Без, бүгенге җәмгыять вәкилләре, мондый очракларга йөз белән борылырга тиеш. Һәм без шулай эшләргә тырышабыз да. Республикада, шул исәптән безнең районда аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдә үсүче малайлар һәм кызларны бергәләп мәктәпкә әзерлибез икән, бу безнең җәмгыятьнең лояльлеге турында сөйли. Сер түгел, көннән-көн кыйммәтләнә барган тормышта бөтен кеше дә бер төсле шартларда яши алмый. Ә безнең максат – яшь буын арасында социаль тигезсезлеккә юл куймау, - дип ассызыклады Рөстәм Нуриев үз чыгышында.

Ул, республика  җитәкчелеге хуплавы астында районның мәгариф өлкәсендә башкарылган эшләрне дә зур канәгатьлек хисе белән билгеләп узды. Зур үсеш юлыннан атлаучы Солнечный микрорайонында өр-яңа балалар бакчасы төзелеше тәмамлану стадиясендә. Тиздән ул үзенең беренче нәни хуҗаларын кабул итәчәк. Быел Бәйрәкә мәктәбендә капиталь ремонт ясалса, киләсе елда мондый эш Әбсәләм мәктәбендә башкарылачак. Район җитәкчелеге якын киләчәктә өр-яңа мәктәп төзү, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә игътибарны көчәйтүне күздә тота.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International