Yзенең 90 яшьлек юбилеен Әхмәтгәрәй Гәрәев билгеләп уза.

2015 елның 20 августы, пәнҗешәмбе
Районыбызда олы яшьтәге ветераннарны зур юбилейлары белән тәбрик итү матур традициягә әйләнеп китте. Шулай бүген үзенең 90 яшьлек юбилеен Әхмәтгәрәй Гәрәев билгеләп уза. Юбилярыбыз авыр сугыш елларында катнашып Белоруссия фронтында хезмәт итә. Сугышка алынганчы һәм сугыштан кайткач та тугын авылының Фрунзе колхозында эшли. Әминә апа белән бергә бер ул тәрбияләп үстерәләр, бүген инде аларның өч оныгы һәм 2 оныкчыгы сөендереп, яннарына килеп йөриләр. Күптән түгел генә Әхмәтгәрәй абый Россия Федерациясе  программасы нигезендә төзелгән бик тә уңайлы йортка ия булган да кеше. 
Шушы матур юбилее уңаеннан аны бүген социаль яклау бүлеге начальнигы Джанна Волкова, районның ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова тәбрикләделәр. Юбилярга исәнлек-саулык, гаилә иминлеге, балаларының, онык-оныкчыкларының кадер-хөрмәтендә яшәвен теләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International