Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Ютазы муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Ютазы муниципаль районы башлыгы, Ютазы район Советы рәисе
Районның геральдикасы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Районның мактаулы гражданнары
Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы
Ютазы авылының 100 еллыгына багышлана
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Тематик бүлекләр
Район оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль контроль
Бюджеты куллану
Коррупцияга каршы көрәш
Комиссияләр
Рәсми мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Ютазы районына - 25 ел
Документлар
Статус документлары
Ютазы районы Советының карарлары
Муниципаль район Башлыгы карарлары, боерыклары
Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары
Татарстан Республикасы Конституциясе
Регистры НХА
Коррупциягә каршы экспертиза
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Халык мөрәҗәгатләрен күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Муниципаль hәм дәүләт хезмәтләр
Муниципаль районнар
Ютазы муниципаль районы
Yзенең 90 яшьлек юбилеен Иске Каразирек авылында яшәүче Фәүзия апа Хәлимова билгеләп узды.
2015 елның 21 августы, җомга
Бүген үзенең 90 яшьлек юбилеен Иске Каразирек авылында яшәүче Фәүзия апа Хәлимова билгеләп уза. Каразирек халкының бердәмлеге, татулыгы әллә каян күренеп тора. Әлеге истәлекле көнне дә Фәүзия апаны тәбрик итәргә дип Каразирек халкы дәррәү кубып, бөтен урамнары белән килгән иде. Фәүзия апа ишле гаиләдә иң өлкән бала булып дөньяга килә. Дөнья шулай корылган бит ул, кемгәдер бәхетне өеп-өеп бирә, ә кем өчендер бик мәрхәмәтсез була. Фәүзия апа да кечкенә вакытта ятим кала, моннан тыш, олы апа буларак аның әле 4 апаен да үстерәсе бар. Әмма ул сыгылмый, сынмый. Мәктәптә белем алганнан соң туган авылы колхозында төрле эшләрдә эшли башлый. Сугыштан соң фермада эшли. Лаеклы ялга чыкканчы сарыклар карауда була. Эшләү дәверендә бик яхшы нәтиҗәләргә ирешә, моның турыда аның бик күп санлы грамоталары, мактау дипломнары һәм бүләкләре сөйли. Юбилярның сурәте һәрвакыт мактау тактасында. Тормыш иптәше белән 4 балага гомер бүләк итәләр. Кызганыч, тормыш иптәше моннан сигез ел элек вафат була, аңа да карамастан Фәүзия апа тормышка ямьне югалтмый, һәрвакыт яңалыкка омтыла. Күрше-күләннән белән аралашып, авыл яңалыкларын белеп тора.
Әлеге юбилей көнендә дә аның янына бик күп кунаклар килгән иде. Социаль яклау бүлеге начальнигы Джанна Волкова, районның ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова, Иске аразирек авылы җирлеге башлыгы Рамил Вәлиев, җирле ветераннар советы рәисе Мәгъсүм Әхмәтов, күршеләре юбилярга иң изге теләкләрен юлладылар. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин исеменнән котлау телеграммасы, район башлыгы Рөстәм Нуриев исеменнән изге теләкләр җиткерделәр. Ә авылның мәдәният йорты хезмәткәрләре юбилярга кечкенә концерт программасы әзерләп килгәннәр иде.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
24
апрель, 2026 ел
2026 елның 24 апрелендә Ютазы полиция бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Тоннель» рейды үткәрелде!
10-00 сәгатьтән 11-30 сәгатькә кадәр Урыссу бистәсенең Үзәк тыкрыгында Дәүләт автоинспекциясенең Ютазы бүлекчәсе хезмәткәрләре полиция бүлеге хезмәтләре белән берлектә «Тоннель» рейды үткәрде. Рейдның максаты – юл йөрү кагыйдәләрен тупас бозуларны ачыклау һәм булдырмау, транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә итүче яисә мондый хокуктан мәхрүм ителгән машина йөртүчеләрне ачыклау, җәяүлеләр кичүендә юл йөрү кагыйдәләрен үтәүне аерым контрольдә тоту, җәяүлеләр кичүендә каршы як юлга чыгу юлларын туктату, юл йөрү кагыйдәләрен бозучы автобусларны тикшерү пассажирлар йөртү.
Ютазы районыннан яшь талант бөтенроссия конкурсын яулады
Кече Урыссу мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Радель Зарипов илнең иң яхшы яшь язучылары исемлегенә керде - ул «Илһам» Бөтенроссия конкурсында җиңүче булды!
Ютазылылар Чернобыль геройлары алдында баш иде
Чернобыль атом электростанциясендә авария булганнан соң 40 ел узган.
Республика дәрәҗәсендә уңыш: Бәйрәкә мәктәбе укучысы - проектлар конкурсында җиңүче
Бәйрәкә урта мәктәбе укучысы Әмилә Шәрифуллина Парламент дәресе — 2026 кысаларында оештырылган республика индивидуаль проектлар конкурсында җиңү яулады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз