4 сентябрьдә "Фабрика предпринимательства" реалити-шоуның финалы көтелә. Чарада Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миннехәнов та катнаша. Чара барышында Татарстан Республикасы икътисад Министрлыгы һәм Казан (Идел буе) Федераль университеты оештырган проектка йомгак ясалачак,
Өч ай дәвам иткән проектта Татарстаннан бэш башлаган эшмәкәрләр 11 яңа бизнес-проект, 84 яңа эш урыны булдырылган һәм 7 миллионнан артык керем алынган.
Беренче көннән үк реалити-Шоу бик күпләрнең игътибарын үзләренә җәлеп итте. Шоуда катнашырга 839 кеше гариза язган, шулардан иң яхшылары дип табылган 100 катнашучы сайланылган. Алар 5 кеше итеп командаларга бүленгән. Проект катнашучылары өч ай дәвам иткән курслардан соң, ә ул миллионлаган тамашачы алдында ТНВ һәм World Business Channel каналларыннан трансляцияләнде, эш башлап җибәрүче эшмәкәрләр буларак үзләре бизнес-проектлар тудырганнар. Аларга экспертлар һәм остазлар - инде үз эшләрен булдырган бизнесменнар ярдәм иткән.
Финал кысаларында җиңүчегә үз эшен башлап җибәрүгә ярдәм буларак 1 миллион сум акча һәм кубок көтелә.
Әлеге чараны массакүләм мәгълүмат чараларында яктыртуыгыз сорала.
Үткәрү урыны: КСК КФУ «УНИКС», БКЗ (Казань, ул. Профессора Нужина, 2).
Үткәрү вакыты:4 сентябрь 2015 ел (җомга) 9:00 – 11:00.