Район мәктәпләрендә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча инструктаж дәресләре үткәрелде

2015 елның 9 сентябре, чәршәмбе
Республика гомуми белем бирү оешмаларында балалар куркынычсызлыгы айлыгын уздыру кысаларында эвакуация буенча янгынга каршы тренировкалар, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү һәм янгын чыгу очрагында ниләр эшләргә кирәк булу буенча инструктаж дәресләре үткәрелде.
Дәүләт янгын куркынычсызлыгы хезмәткәре Марат Бәдриев кешеләрне Урыссудагы 4 санлы мәктәп бинасыннан эвакуацияләү планын гамәли тормышка ашырды. Үткәрелгән тренировкадан соң, янгынга каршы инструктаж һәм “Мәгариф учреждениесендә һәм көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы чаралары” темасына куркынычсызлык дәресе үткәрелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International