Урыссу гимназиясендә «Бергәләп эшлик» дигән Бөтенроссия экологик дәресе узды

2015 елның 9 сентябре, чәршәмбе

«Бергәләп эшлик» Бөтенроссия экологик дәресе акциясе кысаларында Урыссу гимназиясендә класс сәгатьләре узды. 

Дөньяны үзгәртәсең килсә, үзеңнән башла – бу дәресләрнең төп тезисы. Сыйныф сәгатьләре барышында безнең һәрберебез көнкүреш калдыклары күләмен киметү буенча ниләр эшләү мөмкин булуы һәм әйләнә-тирәбез чүптән азат ителсен өчен барыбыз бергәләп ниләр эшли алуыбыз турында әңгәмә корылды. Акция ахырында балалар Пушкин скверын чүп-чардан арындырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International