Ютазы авылы күзәтчелеге буенча аерым пост хезмәтчәннәре мәктәптә дәрес уздырганнар

2015 елның 11 сентябре, җомга

Ютазы мәктәбенең 4 сыйныф укучылары белән балалар иминлеге буенча ачык дәрес узган.

Татарстан Республикасы Әлмәт янгынга каршы отрядының Ютазы авылы күзәтчелеге буенча аерым пост хезмәтчәннәре янгынчы һөнәренә карата хөрмәт хисе тәрбияләүне максат итеп куйган кызыклы һәм мавыктыргыч дәрес оештырган. Пост комадиры Илдар Сафин, янгынчы Юрий Белусяк балаларга, Татарстан Республикасында янгын хезмәте оешуга 20 ел тулу уңаеннан, Россиядә янгын хезмәте барлыкка килү тарихын бәян иткән, укучылар уен формасындагы табышмаклар бәйгесендә катнашкан, бу көнне шигырьләр дә яңгыраган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International