"Балалар өчен" китаплар бүлеге укучыларны кызыктырды. Алар балалар басмалары белән танышты. Таныш әкиятләрнең эчтәлеген сөйләделәр. “Урманда кемнәр яши?” исемле китап укыдылар. “Ак песи” әкияте укучыларны мәрхәмәтле булырга өйрәтте. Төбәк шагыйре Газиз Мәхмүтовның “Бармаклар” шигыре буенча иҗади эш башкардылар. Укучылар китапханәнең даими кунаклары булырга сүз бирделәр.