Дүшәмде көнне Бәйрәкәтамак авылында туксанынчы көзен каршы алган Гамилә әби Гарипованың гомер бәйрәме күркәм бер бәйрәмгә әверелде.
Тыл ветеранын 90 яшьлек юбилее белән халыкны социаль яклау бүлеге белгече Гөлнара Галиәхмәтова, район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова, Бәйрәкәтамак авыл җирлеге башлыгы Зөлфия Әгълиева тәбрик итте.