Урыссудагы 2 санлы мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары һәм укытучылары Ык елгасы ярларын җыештыру буенча экологик рейд уздырган.
Биредә мондый хезмәт десанты күркәм гадәткә әверелгән. Малайлар һәм кызлар асылда халык күп ял итә торган зоналарда тәртип урнаштыра. Чүп-чар яр буенда калган очракта, ул, язгы ташу вакытында, суга эләгәчәк, ди алар. Пластик шешәләр, стаканнар, алюмин банкалар, капчыклар, ватылган пыяла шешәләр... Нәрсә генә юлыкмыйсың?! Өлкән сыйныф укучылары сүзләренә караганда, әлеге күңелсез картина алда торган ял көннәрендә тагын кабатланачак. Алар күңелендә “Сез чүплисез, ә балаларыгыз җыештыра!” дип табличка язып урнаштырырга микән әллә дигән сорау да туа.