Балалар иҗаты үзәгендә “Саф җил – 2015” исеме астында сәламәт тормыш рәвешен хуплау һәм асоциаль вәзгыятьне кисәтү буенча мәктәп агитбригадаларының фестиваль-бәйгесе узган.
Районның 11 мәктәбеннән җыелган катнашучылар сәламәт яшәү рәвешенә ирешүдә үз осталыкларын, энергияләрен, омтылышларын күрсәткән. Коллективлар бәйгегә иҗади якын килгән – үзенчәлекле режиссер карарлар, шәхси сценарияләр тәкъдим ителгән, чын күңелдән җырлар башкарылган, биюләр күрсәтелгән - үзләренең актерлык сәләтен ачып салганнар. Жюри урта төркем арасында җиңүче дип Урыссуның 3 санлы мәктәбен тапкан, Ютазы мәктәбенә – икенче, Бәйрәкә мәктәбе укучыларына өченче урынны биргән. Кече төркемнәр арасыннан Урыссу гимназиясе - беренче, Урыссуның 4 санлы мәктәбе икенче урынга лаек булган.