Район спортчысы Гүзәлия Закирова чаңгы-роллерлар ярышында ике “бронза” медале яулады

2015 елның 22 сентябре, сишәмбе

Чаңгыда узышучылар арасында Уфа шәһәрендә узган җәйге чемпионатта Гүзәлия Закирова район абруен лаеклы яклый.

Ирекле стиль белән чаңгы-роллерларда ярышка чыккан спортчылар арасында “Олимп” спорт мәктәбе тәрбияләнүчесе Гүзәлия Закирова, биш һәм җиде ярым чакрым араны уңышлы узып, ике “бронза” медале яулый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International