Иске Каразирек авылында әдәбият елы кысаларында "Тормыш үзе - язучы" темасына багышланган әдәби кичә узган.
Балалар авылдашлары Мөгалим ага Гарипов һәм Флүзә ханым Мөхәммәтҗанова иҗаты белән якыннан танышты, дип хәбәр итте китапханәче Флүзә Карипова. Яшь буын вәкилләре дә очрашуга буш кул белән килмәгән. Алар өлкәннәр каршында үзләре иҗат иткән шигырьләре белән чыгыш ясаган. Кичә күңелле җырлар һәм биюләр белән тәмамланган.