Кече Урыссу авылы мәктәбендә Татарстан варислары берләшмәсе сборы узган

2015 елның 23 сентябре, чәршәмбе

Узган атнада Кече Урыссу авылы мәктәбендә Татарстан варислары берләшмәсе сборы саф һавада узган.

Мәктәп директоры Алсу Галиева хәбәр итүенчә, сборда 2 сыйныф укучылары эзтабарлар сафына, 5 сыйныф укучылары варислар сафына кабул ителгән. Соңыннан балалар урман киңлегендә төрле кызыклы уеннар уйнаган, күңел ачкан. Кечеурыссулылар район мәгариф бүлеге тарафыннан бирелгән дару үләннәре җыеп киптерү буенча йөкләмәне дә үтәргә онытмаган. Сыйныфлар арасында игълан ителгән бәйге кысаларында җыелган гөлҗимеш һәм миләш бүген киптерүгә куелган. Кипкән җимешләр бизмәнгә салынгач, җиңүчеләр дә билгеле булачак, дип белдерде мәктәп директоры.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International