Акбаш авылы китапханәсендә Гариф Ахуновның тууына 90 ел тулуны билгеләп үттеләр

2015 елның 23 сентябре, чәршәмбе

18 сентябрьдә Акбаш авылы китапханәсендә укучылар танылган әдип һәм җәмәгать эшлеклесе Гариф Ахуновның тууына 90 ел тулуны билгеләп үттеләр. 

Аларга язучының тормышы һәм иҗатына багышланган презентация тәкъдим ителде, “Ялкын” журналында язучының үзе турында язып калдырылган истәлекләре укылды, күргәзмәдәге китаплары язучының иҗат байлыгын раслады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International