Урыссуның 3 санлы мәктәбендә кулланучылар хокукын яклаучы нигезләмәләр буенча лекция узды

2015 елның 29 сентябре, сишәмбе

Урыссуның 3 санлы мәктәбендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы кулланучылар хокукын яклаучы нигезләмәләр буенча лекция  уздырган.

Мондый лекцияләр укучыларда эшлекле актив кызыксыну уята һәм безнең бурыч – балалар үз хокукларын кыю рәвештә яклый алуга ирешү дип белдерде инспекция белгечләре. Проблемалы вәзгыятьләрнең күпчелеге дөрес һәм аңлы гамәл кыла һәм канун белән каралган хокукларыбызны белмәү белән бәйле. Яшь буынның кулланучылар хокукын яклау өлкәсендә гыйлемле булып үсүе илнең икътисадый үсеше өчен ныклы нигез булып тора, дип саный белгечләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International