Район янгын сүндерүчеләренә бер сәгатьтә – ике урынга барырга туры килгән

2015 елның 30 сентябре, чәршәмбе

Күптән түгел район янгынчылары бер сәгать эчендә ике хәбәр алган.

Район үзәгеннән чыкканда, Октябрьский юнәлешендә зур янган җир мәйданы күрергә мөмкин. Янгын чыгу шаһиты булган кешеләр коры үләнне ялмап алган ялкын “телләрен” һәм күккә соры төтен ургылуын күрәләр. Ут якында урнашкан дача йортларына хәвефле рәвештә якынайган. Икенче янгын бары кырык биш минут узгач, Кече Урыссу авылында чыккан. Биредә мунчага ут капкан. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International