Бүген Әбәсәләм халкында зур шатлык: авылның үзәк урамына түшәлгән асфальт юлны ачу тантанасы булды.
Район башлыгы Рөстәм Нуриев әбсәләмлеләрне бүгенге тариха вакыйга белән чын күңелдән тәбрик итте. Ул авыл җирлеге территориясендә эшләүче Әбсәләм комбинаты, “Волма” җәмгыяте көче дә кертелеп төзегән юлның бик кыйммәткә төшүен ассызыклады, халыкны аны саклап тотарга чакырды. Әбсәләм комбинаты җитәкчесе Илһам Сафин исә яңа асфальт түшәлгән Совет урамын тагын да төзекләндерү фикерен күтәреп чыкты. Көз кояшы астында ялтырап ятучы тип-тигез юлдан көчле алкышлар астында авыл халкын утырткан беренче автомобиль узды.