Мөсәгыйть Хәйдәров Урыссудагы 2 санлы мәктәп тәрәзләренә жалюзи әзерләү һәм куюда булышлык итте

2015 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе

“Үз мәктәбеңә ярдәм ит” акциясе кысаларында урыссулы Мөсәгыйть Хәйдәров Урыссудагы 2 санлы мәктәп тәрәзләренә жалюзи әзерләү һәм куюда булышлык итте.

Хәйдәров мәктәбен күптән тәмамлауга карамастан, сүз уңаеннан, ул үз вакытында 4 санлы мәктәпне бетергән,  игелекле ярдәмче аның ихтыяҗларын аңлый. Күптән түгел узган сыйныфташлары белән очрашу вакытында, ул классташы Зөлфия Идрисова укытучылык иткән сыйныфка жалюзи кую максатка ярашлы булуын ишетә һәм укучыларга булышырга карар итә. Урыссудагы 2 санлы мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Идрисова хәбәр итүенчә, хәзер проекция вакытында кояш төшеп, экранда яктылык чагылмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International