Балалар иҗаты үзәгендә Өлкәннәр көненә “Әбием сандыгы” дигән күргәзмәсе оештырылды

2015 елның 1 октябре, пәнҗешәмбе

Балалар иҗаты үзәгендә Өлкәннәр көне уңаеннан “Әбием сандыгы” декоратив-кулланма иҗат күргәзмәсе оештырылды.

Күргәзмәгә төрле стильләрдә башкарылган берничә буын осталары эшләре тәкъдим ителде, дип хәбәр итә үзәк методисты Алсу Галиева. Үзәк педагоглары шулай ук  кызыклы “Бабай янында әби” фотокүргәзмәсен оештырган. Аңа укучылар сөекле әбиләренең һәм бабаларының фотографияләрен һәм аларның тормыш юллары турында хикәятләрне зур теләк белән алып килгәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International