Йорт номеры кая киткән?

2015 елның 2 октябре, җомга

Пушкин һәм Ленин урамнары чатында тиздән яңа сәүдә ноктасы ачылачак. 

Әмма урыссулылар, аерым алда якындагы йортларда яшәүчеләр, ризасызлык белдерә. Эш шунда ки, күптән түгел, мөгаен кибет хуҗасы инициативасы беләндер, урам исеме һәм йорт номеры язылган күрсәткеч юкка чыккан. Аның урынына кибетнең алтактасы барлыкка килгән.

- Безгә күрсәткечне кире кайтарыгыз, кайда булды ул!? – дип борчыла газета укучылар.

Хөрмәтлеләребез, сез алай кызмагыз әле! Бәлки әле вазгыять алай ук катлаулы түгелдер һәм күрсәткеч яңартылган төрдә үз урынын алыр. Көтеп карыйк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International