Урыссулы Фәһимә Нәфукова “Автобабай” дигән республика конкурсында дүртенче урынны яулады

2015 елның 2 октябре, җомга

Урыссулы Фәһимә Нәфукова район дәрәҗәсен “Автобабай” республика конкурсында лаеклы яклады.

Өлкән яшьтәгеләр көне кысаларында 1 октябрьдә Казанда узган автомобиль йөртүчеләр осталыгы республика конкурсында 59 яшьлек Нафукова дүртенче урынны яулады. Барлыгы исә 41 районнан 45 кеше катнашты. Бәяләү критерийләре – юл хәрәкәте һәм автомобиль йөртү кагыйдәләрен белү иде, ди ике дипломга лаек булган балалар иҗаты үзәге хезмәткәре Фәһимә ханым.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International