Район кураторы Булат Шәйхразиев фермерлар һәм шәхси эшмәкәрләр белән тәгәрәк өстәл үткәрде

2015 елның 2 октябре, җомга

Бүген район башкарма комитетының утырышлар залында хуҗалык итүнең кече формаларына республиканың Икътисад министрлыгы линиясе буенча дәүләт ярдәме күрсәтү буенча киңәшмә узды.

Икътисад министрлыгыннан безнең район кураторы Булат Шәйхразиев фермерлар һәм шәхси эшмәкәрләр белән микрофинанслау һәм лизинг-грант программалары алу тәртибе һәм шартлары турында тәгәрәк өстәл үткәрде, кече бизнес вәкилләрен кызыксындырган сорауларга ачыклык кертте. Киңәшмәдә шулай ук авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре белән асылда туфракны туңга эшкәртү, кыр эшләреннән азат булган техниканы саклауга кую һәм аларның ремонтын башлау кебек көнүзәк сораулар үтәлеше дә тикшерелде. Киңәшмәдә күңелле миссия дә булды – район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ришат Зарипов фермер Әнәс Шәрәфиевны юбилее белән тәбрик итте һәм аңа авыл хуҗалыгы идарәсенең рәхмәт хатын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International