- Интернат-мәктәптә һөнәрманнар коллективы эшләвенә узган елларда мондый мәгариф учреждениеләре директорларының республика дәрәҗәсендәге семинарында инанырга мөмкин булды. Ул вакытта мәктәп директоры педколлектив һәм тәрбияләнүчеләрнең үз казанышларын күрсәтү өчен семинарга чакырудан куркып тормаган иде һәм бу нигезсез булмады. Бүген без шуңа ышандык: мәктәпнең иң яхшы традицияләре дәвам итә – балалар чын осталар, алар сәхнәдә үзләрен кыю тота, - дип билгеләп узды Терентьева, барысын да Укытучылар көне белән котлап.
Интернат-мәктәп коллективына яхшы теләкләрне район башлыгы Рөстәм Нуриев та җиткерде, ахырда аерым эш күрсәткән педагогларга лаеклы бүләкләр тапшырды.