Урыссуның 3 санлы мәктәбе егетләре беренче

2015 елның 5 октябре, дүшәмбе

Урыссуның 3 санлы урта мәктәбе яшь армеецлары Казанда узган “Алга, яшь армеец” исеме астында узган хәрби-спорт уенының зона этабында катнашып, беренче урын яулаган.

Тормыш иминлеге нигезләрен алып баручы укытучы Динар Вилданов җитәкчелегендә 9 һәм 10 сыйныфларда белем алучы көчле һәм зирәк укучыларыбыздан төзелгән мәктәп командасы тугыз район командасы арасында уңышлы чыгыш ясап, туган җирләренә җиңү белән әйләнеп кайтты, дип хәбәр иткән татар теле һәм әдәбияты укытучы Рәмилә Зарипова. Команданың җиңүе – республика турына юллама.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International