Физик культураны һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатларында Урыссу гимназиясе коллективы Бөтенроссия йөрү көне уңаеннан чара уздырды.
Чара “Энергия” стадионында үтте, укучылар һәм педагогларның бөтен тату коллективы сәламәт йөрүдә катнашты, дип хәбәр итте сыйныфтан тыш эш буенча директор урынбасары Зилә Гарифуллина.