Халыкны социаль яклау бүлеге “Туган як” акциясендә катнашты

2015 елның 7 октябре, чәршәмбе

Халыкны социаль яклау бүлеге “Туган як” акциясендә катнашты.

Акция кысаларында бүлек Актүбә картлар һәм инвалидлар интернат-йортларыннан ике өлкән яшьтәге кешегә кече ватаннарына барып кайтырга булышты. Ютазы авылында алар өчен чәй өстәле әзерләнде, авылдшлары белән очрашу оештырылды, азык-төлек җыелмалары тапшырылды. Социаль хезмәткәрләр шулай ук Лениногорский, Актүбә, Җәлил, Азнакай һәм Сарман районнарындагы интернат-йортларда булдылар, аларда яшәүче безнең районнан булган унике кешегә азык-төлек җыелмалары тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International