Ютазы мәктәбендә Сингапур белгече Зәкия Али катнашында методик тренингы узды

2015 елның 13 октябре, сишәмбе

«Татарстан Республикасында белем бирү сыйфатын камилләштерү” проекты кысаларында Ютазы мәктәбе базасында “Проблемаларны (GPS) креатив чишү” методик тренингы узды.

Тренинг Educare International  Consultancy  PTE  LTD белгече Зәкия Али катнашында үтте. Ютазы һәм Кәрәкәшле мәктәпләре педагоглары үз дәресләрендә проблемаларны иҗади чишүнең туры килгән структураларын кулланырга, аңа укучыларны өйрәтергә, проблемаларны иҗади хәл итүне бәяләү критерийләрен файдаланып, укучыларның иҗадилыгын бәяләргә өйрәнделәр. Ике көнлек тренингны тренерлар Гүзәл Гыйлаҗева, Айгөл Гәрәева, Светлана Хәбибуллина, Станислав Филиппов уздырдылар. Компания вәкилләре тренингны уздыруның яхшы сыйфатын билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International