Бәйрәкәтамактан Фәйрүзә оста куллы хуҗабикә

2015 елның 16 октябре, җомга
Безнең ВКОНТАКТЕ “Ютазинская новь” төркеме районыбызда яшәүчеләр турында “Мастера и мастерицы – наши ютазинцы” рубрикасы астында материаллар җыя. Безгә Бәйрәкәтамак авылында яшәүче ханым турында материал килде. Таныш булыгыз: Фәйрүзә Мортазина.

Андыйлар турында: “Куллары алтын” диләр. Йон да җегерли ул, оек-бияләй, башлык-кофталар да бәйли. Кирәк булса, авыл сәхнәсеннән чыгыш ясау өчен ансамбльгә үзе костюмнар да тегә. Пешергән бәлеш-бавырсаклары телеңне йотарлык. Йорт кошлары, мал-туар асрау белән бергә, җәмәгать эшен дә алып барырга вакыты җитә. Ул авыл ветераннар советы рәисе һәм үзешчән ансамбль җитәкчесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International