Урыссу Балалар паркы әкият дөньясына чумган

2015 елның 19 октябре, дүшәмбе

Урыссу Балалар паркында өр-яңа атынгыч һәм шугалак урнаштырганнар. 

Әле куптән тугел генә паркта бөтен атынгычларны, шугалакларны алганнар иде һәм бу Урыссу халкында канәгатьсезлек уятты.

"Балаларга бөтенләй уйнар жир юк, аларга күнелсез" - сөйләнделэр балаларнын әниләре.

Ә шушы көннәрдә өлкэннәр һәм, бигрәк тә балалар, көткән вакыйга. Паркта хәзер яңа атынгыч, карусель, шугалак һәм турник бар. Урамда алтын көз булып, көннәрнен моңсу булуына да карамастан, әлеге бүләккә урыссулыларнын күңеле бик тә шат.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International