Пенсия фонды белгечләре район өлкән сыйныф укучылары арасында Пенсия грамоталылыгы көннәре уздыралар

2015 елның 19 октябре, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Россия Пенсия фонды белгечләре район өлкән сыйныф укучылары арасында Пенсия грамоталылыгы көннәре уздыралар.

Пенсия грамоталылыгын һәм социаль грамоталылыкны күтәрү буенча мондый дәресләр мәгълүмати-аңлату кампаниясе кысаларында оештырыла. Укучыларга булачак пенсия алучыларның үз пенсия тупламалары белән грамоталы һәм аңлап идарә итү юлы белән тормыш дәрәҗәләрен күтәрә алулары турында мәгълүмат бирәләр. Чараның максаты – кеше яшь вакыттан булачак пенсиясе турында уйлансын, аның күләменә ничек тәэсир итәргә кирәклекне белсен, иртәгәсе көнгә ышанып торсын өчен яңа пенсия культурасын формалаштыру. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International