Кәрәкәшле китапханәсендә беренче сыйныф укучыларына мәдәни көндәлек тапшырганнар

2015 елның 22 октябре, пәнҗешәмбе

Кәрәкәшле китапханәсендә башлангыч сыйныф укучыларына беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеген тапшыру оештырылган.

Китапханәче балаларга ничек көндәлек белән файдаланырга кирәклеген аңлаткан. Төбәк тарихын өйрәнү музее директоры күрше район музейларында булырга өндәгән һәм Кәрәкәшле музеена чакырган. Дүртенче сыйныф укучылары көз турында рус шагыйрьләре Александр Пушкин, Алексей Плещеев, Константин Бальмонт шигырьләрен укыганнар, ә 1-3 сыйныф укучылары алтын көз турында җырлар башкарган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International