«Агач утырт» акциясе кысаларында Урыссудагы 4 санлы мәктәп янында 88 нарат агачы утыртылды.
Татарстан Президенты тарафыннан игълан ителгән Парклар һәм скверлар елы кысаларында уздырылган акцияне тормышка ашыруда барлык укучылар, аларның әти-әниләре, педагоглар һәм уку йортының административ хезмәткәрләре – барлыгы йөздән артык кеше катнашты. Алар чокырчыклар казыды, анда агач үсентеләрен утыртты һәм наратчыкларга су сипте.