Балалар район думасы депутатлары гражданнарны шәхси сораулары буенча кабул итә башлады

2015 елның 26 октябре, дүшәмбе

Балалар район думасы депутатлары гражданнарны шәхси сораулары буенча кабул итә башлады.

Гражданнарны 23 октябрьдә үзәк китапханәнең уку залында Альбина Нургалиева һәм Полина Никитина кабул итте. Үзләренең сораулары белән аларга Урыссу бистәсендә яшәүче ике кеше мөрәҗәгать итте. Кабул итү вакытында райондашларыбыз телдән мөрәҗәгать итә ала яки язма мөрәҗәгать калдырырга мөмкин, дип аңлатты депутатлар. Язма мөрәҗәгатьләр гаризаны теркәгәннән соң 30 көн дәвамында карала. Кабул итүгә язылганда, мөрәҗәгать итүченең фамилиясе, исеме, әтисенең исеме, аның өй адресы, телефоны теркәлә. Аноним мөрәҗәгатьләр каралмый. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International