Алганчы, документын карагыз!

2015 елның 27 октябре, сишәмбе

Соңгы вакытта төрле төбәкләрдән терлекләр алып кайтып сату белән шөгельләнүчеләр ешаеп китте. Башкортостан, Оренбургтан атлар, бозаулар ташыйлар. Тик менә күп очракта ветеринария тәләпләрен тупас бозалар. Ә бит районның баш ветеринария табибы рөхсәтеннән башка чит төбәкләрдән районга бер генә терлек тә кертелергә тиеш түгел. Эшмәкәр – ветеринар теркәү таныклыгы булганда гына мондый эшчәнлек белән шөгеләнә ала. Ул сатып алган терлекнең 1 нче ветеринар белешмәсе булырга, анда нинди прививкалар ясалганлыгы күрсүтелергә тиеш.

Терлекне алып кайткач, эшмәкәр аны бер ай ветеринария табибы күзәтүе астында карантинда тотарга бурычлы. Бернинди чир табылмаса, аңа 4нче ветеринария белешмәсе бирелә һәм инде ул сату белән шөгельләнә ала. Сатып алганда малларның ветеринариябелешмәләрен сорагыз. Югыйсә, аларны алып кайткан көндә үк сатырга чыгыралар. Андый терлекләрнең 2-3 атна үткәч авырый башлау очраклары бар. Тиешле тикшерү үтмәгән маллар белән лейкоз, бруцеллез, туберкулез, түләмә (сибирская язва), лептоспироз, микроспория (стригучий лишай) кебек йогышлы авырулар ияреп кайтырга мөмкин. Сатып алган терлек авырып үлгәч кенә искә төшә дә бит, әмма соң була инде.

Мондый күңелсез хәлләр килеп чыкмасын өчен тиешле тәләпләрне үтәргә, сатып алучыларга уйлаурак буларга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International