“Иң яхшы мәктәп китапханәсе – 2015” республика конкурсында ютазылылар өченче урынны алды

2015 елның 28 октябре, чәршәмбе

Халыкара мәктәп китапханәләре көнен бәйрәм итү алдыннан “Иң яхшы мәктәп китапханәсе – 2015” республика конкурсына нәтиҗә ясалды.

Бәйге 25 августтан 25 октябрьгә кадәр республиканың иң яхшы китапханәләре эш тәҗрибәсен ачыклау һәм өйрәнү максатында үткәрелде. Эксперт комиссиясе әгъзалары урыннарга барып китапханәләрдә балаларга, педагогларга һәм әти-әниләргә мәгълүмати-библиографик хезмәт күрсәтүне оештыруны, китапханәне үстерү программасын тормышка ашыруны һәм китапханә фондын тулыландыруны һәм башкаларны өйрәнделәр. Безнең районның Урыссудагы 3 санлы мәктәп китапханәсе (директоры Лилия Таһирова, педагог-китапханәче Татьяна Гарифуллина) өченче урынны алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International