Район үзәгендә машиналарның түбәдән төшкән әйберләр белән зыян күрү очраклары ешайды.
Бер-ике атна элек кенә әлеге рубрика астында гәҗитебездә күп катлы йорт түбәсеннән автомобильгә төшкән шифер турында хәбәр чыккан иде. Бу юлы түбәдән “слуховой люк”ның Нивасына уңышсыз төшүенең корбаны – урыссулы П. булган. Россия внедоржнигының түбәсе һәм капоты яньчелеп, зур зыян күргән һәм алгы тәрәзәсе ватылган.