Урыссудагы 4 санлы мәктәп педагоглары район спартакиадасында катнашып 2 урын алдылар

2015 елның 28 октябре, чәршәмбе

Урыссудагы 4 санлы мәктәп педагоглары мәгариф бүлеге хезмәткәрләренең “Олимп” спорт комплексында узган район спартакиадасында катнашкан.

Спорт эстафетасында мәктәп командасы икенче урынны яулаган. Җиңел атлетика йөгерешендә Юлия Габбасова шулай ук финишка икенче булып килгән. Коллективның призлы урыннары бау тартышуда да, озынлыкка сикерүдә дә, кече калибрлы мылтыктан атуда да бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International