Республикада Бөтенроссия иншалар конкурсының региональ этабы узды, анда безнең районның муниципаль этабы җиңүчеләре катнашты.
Подгорный мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Гөлназ Баталова һәм Кәрәкәшле мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Розалия Садыйкова эшләре региональ этапта 97 балл җыйды, ә Кәрәкәшле мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Миллия Абдрахманова эше – 99,375 балл, бу аңа үзенең яшьтәшләре төркемендәге 28 катнашучы арасында дүртенче рейтинг урынын алырга мөмкинлек бирде.