7-10 сыйныф укучылары арасында “Киләчәккә билет” һөнәрләр турында иншалар республика конкурсының муниципаль этабы узды.
Конкурс укучыларда булачак һөнәрне аңлап сайлауга кызыксынуны үстерү максатында үткәрелде. Урыссудагы 4 санлы мәктәп укучылары анда бик актив катнашты. “Хезмәт династиясе” номинациясендә икече урынны Эльзана Әфләтунова (укытучы Гөлназ Гыйльманова) яулады, ә “Минем һөнәрем – минем карьерам” номинациясендә 9 сыйныф укучысы Булат Сөләйманов (укытучы Гөлназ Шәрипова) өченче урынны алды.