“2015 елның иң яхшы шоферы” һөнәри осталык конкурсында үз белемнәрен һәм сәләтләрен йөк һәм пассажирлар транспорты шоферлары күрсәтте.
Конкурста катнашуга оешмалардан һәм предприятиеләрдән 20 гариза керде – 13 йөк транспортын йөртүче һәм 7 пассажирлар транспорты шоферы. Конкурс өч этапта үтте: комиссия әгъзалары юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүне, автотранспортны фигуралы йөртүне һәм юл-транспорт вакыйгвсында “зыян күрүчеләргә” табибка кадәр беренче ярдәм күрсәтә белүне бәяләделәр. Конкурс нәтиҗәләре буенча “Иң яхшы йөк транспортын йөртүче” номинациясендә беренче урынны Илгизәр Әюпов (Бетон+) яулады, икенче – Илшат Газизуллин (Ютазы районы электр челтәрләре) һәм өченче – Мөнир Нигъмәтуллин (УХЗ). “Иң яхшы пассажирлар транспортын йөртүче” номинациясендә беренче урында Сергей Лексин (Ютазы районы электр челтәрләре), икенче – Зирәк Хуҗин (Электросоединитель) һәм өченче – Александр Анофриев (Әпсәләм комбинаты).
Шуны билгеләп узарга кирәк, конкурс нәтиҗәләрен ясаганда, комиссия әгъзалары юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүгә өстенлек бирде.
Урам себерүчеләр арасында да һөнәри осталык конкурсы узды.