Әпсәләм комбинаты эшчесе Фәнис Садриев “2015 елның иң яхшы электрчысы” конкурсында беренче урынны яулады

2015 елның 3 ноябре, сишәмбе

Район һөнәри осталык конкурсының соңгы аккорды – электрчылар арасында производство ярышлары булды.

 Конкурс электр-механика заводында узды. Биредә янгын куркынычсызлыгы теориясен һәм техникасын белү, беренче медицина ярдәме күрсәтә алу тикшерелде. Ә бәйгедә катнашучыларның төп биреме – электр схемасын җыю булды. Комиссия әгъзалары сүзләре буенча, бик катлаулы. Шулай итеп, “2015 елның иң яхшы электрчысы” номинациясендә Фәнис Садриев (Әпсәләм комбинаты) беренче урынны яулады, икенче – Әнис Ямаев (УХЗ), өченче – Владимир Трипутень (Урыссу руда булмаган материаллар предприятиесе). 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International