Сәяхәткә укучылар үзләре белән бик күп шигырьләр, җырлар, биюләр алдылар. Шулай ук балаларның тапкырлыклары һәм җитезлекләре дә сыналды.
Ә кичке якта урта звено укучылары көз – матурны сайлау буенча төрле номинацияләрдә ярыштылар. Алар үз куллары белән тегелгән көзге костюмнарын, көзге муллыктан әзерләнгән ризыкларын да якладылар, җыр – биюгә осталыкларын да күрсәттеләр. Табышмаклар чишү ярышында укучылар үзләренең белемнәрен, игътибарлыкларын сынадылар. Кичә чәй табыны һәм күңелле биюләр белән тәмамланды. Ә мәктәпнең иң көз – матуры булып 5 нче сыйныф укучысы Камаева Айгөл танылды.