Әлмәттә Ютазы көрәшчеләре шактый уңышлы чыгыш ясадылар

2015 елның 11 ноябре, чәршәмбе
Районыбызның спорт тормышы һәрвакыттагыча вакыйгаларга бик бай.Мәсәлән,татар-башкорт милли көрәше  буенча, сезон башланганга аз гына вакыт үтүгә карамастан, шактый гына уңышлар бар.  31 нче октябрь  көнне Әлмәт шәһәрендә үткән IX нчы яшьүсмерләр арасында Татнефть Кубогына үткәрелгән турнирда Ютазы көрәшчеләре шактый уңышлы чыгыш ясадылар. 
55 килограмм авырлык категориясендә  Миннияров Нияз II  урынга лаек булды,ә  46 килограмм авырлык категориясендә  Кашапов Илназ III   урынга лаек булды.(Каразирек авылы, тренер Касыймов Рамиль Илкам улы).4 нче ноябрь көнне Октябрьский шәһәрендә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган  билбау көрәше буенча ачык турнир уздырылды. 2001нче елгы һәм аннан да яшьрәкләр категориясендә Каразиректән 45 килограмм авырлыкта Кашапов Илназ, 50 килограмм авырлыкта Рәхимов Инсаф Iурынны ,70 килограмм авырлыкта Марченко Артур II  урынны  яуладылар.Шушы ук яшь   категориясендә  Бәйрәкәдән  35 килограммда Сафиуллин Рәмзил һәм 52 килограммда Аглеева Динара да  I урынны яуладылар.(тренер Әхмәтҗанов Радик Мухамат улы). 1998 нче елгы һәм аннан да яшьрәкләр категориясендә 60 килограмм авырлыкта Каразиректән Миннияров Нияз II урынга лаек булды.(тренер Касыймов Рамиль Илкам улы).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International