Төзекләндерү предприятиесе бозлавык каплаган җәяүлеләр һәм транспорт юлларына ком сибә башлады

2015 елның 11 ноябре, чәршәмбе
Төзекләндерү предприятиесе бозлавык каплаган җәяүлеләр һәм транспорт юлларына ком сибә башлады.
Урыссу бистәсендә бу эш Пушкин, Урыссу, Тукай, М. Җәлил урамнарында, Яшьләр тыкырыгында һәм башка үзәк урамнарда башкарылды. Хәзерге вакытта, дип билгели предприятие, юлларны имин итүгә биш кубометр ком сарыф ителгән. Торак пунктлардан читтәге тайгак юлларга да ком сибелә. Эш тәүлек дәвамында башкарыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International